Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 20 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- күз күреме 1000 м һәм аннан да кимрәккә кадәр начарайган буран;
- төньяк-көнбатыштан секундына 17-22 м/c тизлектә көчле җил;
- юлларда көчле бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач районы буенча) 2019 елның 19 декабрь 18 сәгатьтән 2019 елның 20 декабрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Кар, урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 10-15 м/с тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 17-22 м/с. Төнлә минималь һәм көндез максималь температура -1.-3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.