17 декабрь көнне "Маяк" җәмгыятендә район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең терлекчелек буенча 11 айлык эшчәнлегенә йомгак ясау булды. Әлеге чарада Балтач район башлыгы Нотфуллин Рамил Рашитович, хуҗалык рәисләре, зоотехниклар катнашты. Алар "Маяк" җәмгыяте фермасында булып, биредәге эшчәнлек белән таныштылар, җәмгыять рәисе белән белгечләр эш барышында кулланылган яңа алымнар турында сөйләде. Тәҗрибә уртаклашуның киңәшмә өлеше мәдәният йортында дәвам итте.
11 айлык эш нәтиҗәләре буенча кыскача анализ күрсәткәнчә: узган елга караганда мөгезле эре терлек 2 % ка, дуңгыз 15 % ка, ат 4% ка, бозау алу 6 % ка, дуңгыз баласы алу 3 % ка, колын алу 7 % ка, сөт җитештерү 15 % ка, ит җитештерү 3 % ка арткан. Шул ук вакытта җитешсезлекләр дә бар: мөгезле эре терлек үлеме 7 % ка, дуңгыз үлеме 4 % ка, ат үлеме 4 тапкырга арткан.