ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

17 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 2 Б сыйныфы өчен “Китап булсын чын дустың!” дип аталган квест-уен үткәрелде.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 2019 елның 17 декабрендә, 09.00 сәгатьтә Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының чираттагы утыз бишенче утырышы узды.

Бүгенге утырыш эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район советының җаваплы хезмәткәрләре, чакырылган учреждениеләр җитәкчеләре катнаша.

Казан районара табигать саклау прокуратурасы 2019 елның 18 декабрендә сәгать 9.00дан 10.00га кадәр Балтач, Ленин урамы, 42 нче йорт адресы буенча, тирә-як мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча район халкын кабул итүне үткәрүне планлаштыра.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 18 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:

- бозлавык;

- томан;

- юлларда көчле бозлавык.

2019 нчы елның 9 нчы декабрендә Балтач «Форпост» үзәге Балтачның «Ватан Геройлары» паркында «Ватан Геройлары көненә» Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе һәм «Кар десанты РСО»  активист студентлар отряды катнашында чара уздырды. Укучылар алдында Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р. Р. Заһидуллин, Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Р. Г. Абдуллин чыгыш ясады.

Республикада фермер хуҗалыклары арасында кошчылыкны үстерүнең уникаль тәҗрибәсе бар. Кошчылыкка 2020 елдан башлап дәүләт ярдәме яңа эш башлаучы фермерлар өчен (3 млн.сумга кадәр - грантның 90%), «Агростартап» проектлары буенча (3 млн. сумга кадәр – грантның 90%), гаилә фермалары (20 млн. сумга кадәр – грантның 60%) һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына (35 млн. сумга кадәр – грантның 60%) күрсәтелә.

Муниципаль районнар ташламалы шартларда буш (бушаган) биналар бирүдә һәм гариза бирүчеләр өчен грантлар алуда максималь ярдәм күрсәтәләр. Мәсәлән, 2012 елдан башлап кошчылык буенча 15 грантны Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында, 11 КФХ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында һәм Тукай муниципаль районында 10 крестьян-фермер хуҗалыгына бирелде. Моннан тыш, кошчылык фермаларында даими эш урыннары булдырыла.

15 декабрь көнне Арча мәдәният йортында Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара конкурс-фестиваль булып узды. Анда Биктәш авылында яшәуче, Әлфия Авзалованың җырларын яратучы, 79 яшен тутырган Галина апа узенең моңлы тавышы белән, легендар шәһеснең репертуарыннан "Ник соңладың" исемле җырын башкарды. Шулай ук Биктәш мәдәният йортында эшләп килуче "Энҗеләр" бию төркеме кызлары да үзләренең рус халык биюен күрсәтте.

Авыл тормышы  һәм эше   – ул  аерым  тормыш  рәвеше. Үзләренең  яраткан  эшләре  белән  танылган  хезмәт кешеләре   ихтирамга  лаек.    Ә хезмәткә  һәм туган җиргә  мәхәббәтне  буыннан-буынга күчерүчеләр  тагын  зур  хөрмәткә ия.   Нәкъ менә шундыйлар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә   «Татарстан  Республикасының  гаилә фермер  династиясе» республика конкурсын  игълан итә.  Җиңүчеләр   100әр мең сум  бүләк  алачак. 

13 декабрь көнне Нөнәгәр мәдәният йорты коллективы: Фәсыйхов Наил, Нигъмәтҗанов Рамил, Зарипов Фәрит, Фәсыйхова Илсөяр Чепья авылы "Наз" тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел бәйрәмендә катнаштылар. Ирле-хатынлы Фәсыйховлар үзләренең җырлары белән ял итүчеләргә бәйрәм сәламнәрен юлладылар. Зарипов Фәрит тальянда моңлы көйләрен уйнады. Бәйрәм бик күңелле узды.

14 декабрь көнне Яңгул мәдәният йортында "Бул минем җанымнын яртысы" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәдә Яңгул, Биктәш, Салавыч Сәрдегәне яшьләре катнашты. Яңгул мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән кичә төрле мавыктыргыч уеннар, җырлар белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International