Балтач «Форпост» үзәге Ватан Геройлары көненә багышланган чара уздырды

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

2019 нчы елның 9 нчы декабрендә Балтач «Форпост» үзәге Балтачның «Ватан Геройлары» паркында «Ватан Геройлары көненә» Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтач урта мәктәбе, Балтач гимназиясе һәм «Кар десанты РСО»  активист студентлар отряды катнашында чара уздырды. Укучылар алдында Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р. Р. Заһидуллин, Балтач районы сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Р. Г. Абдуллин чыгыш ясады.

Чарада Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Р.Р. Заһидуллин, Балтач «Форпост» үзәге директоры Ф. Ш. Гилемҗанов, Балтач районы хәрби комиссариаты вәкиле Р. Т. Садыйков, Балтач районы буенча Эчке эшләр бүлегенең полиция подполковнигы А. З. Сибгатуллин, Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р. А. Закирова, Балтач урта мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре, активист студентлар отряды, «Форпост» хезмәткәрләре һәм 47 укучы катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International