Бүген, 2019 елның 17 декабрендә, 09.00 сәгатьтә Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының чираттагы утыз бишенче утырышы узды.
Бүгенге утырыш эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район советының җаваплы хезмәткәрләре, чакырылган учреждениеләр җитәкчеләре катнаша.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы бюджеты турында.
2. Хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру вәкаләтләрен үтәүгә Балтач муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субвенцияләр бирү кагыйдәләре турында.
3. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында Балтач муниципаль районы бюджетыннан Балтач шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр бирү тәртибе турында.
4. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы бюджетыннан җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен җирлекләр бюджетларына субсидияләр бирү турында килешүләр төзү тәртибе хакында.
5. Финанс белән тәэмин итү чыганагы максатчан билгеләнештәге субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар булган шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү тәртибе турында
6. 2020 елга Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планын раслау турында.
7. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукыннан азат булган (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга биләүгә һәм (яки) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) арендага бирү Тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәт Исемлегенә кертелгән, өченче затлар хокукыннан азат булган (хуҗалык алып бару хокукыннан, оператив идарә хокукыннан, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга биләүгә һәм (яки) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәтен, шул исәптән җир кишәрлекләрен (шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык, шәхси торак төзелеше алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләреннән тыш) Исемлеген формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару Тәртибен раслау турында.
8. Балтач муниципаль районы милкендәге, өченче зат (кече эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) хокукларыннан азат булган һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзүче оешмаларга бирү өчен билгеләнгән мөлкәт исемлегенә өстәмәләр кертү турында.
9. Балтач муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
10. 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертү турында.
11. Балтач муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы көрәш буенча күрелә торган чаралар турында.
12. Балтач муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе эше турында.
13. 2020 елга Татарстан Республикасы Балтач район Советының эш планын раслау турында.
14. «Өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының даими комиссияләре составы турында» Татарстан Республикасы Балтач район Советының 2015 елның 27 октябрендәге 9 номерлы карарына үзгәреш кертү хакында.
15. «Өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советы Президиумы турында» Татарстан Республикасы Балтач район Советының 2014 елның 27 октябрендәге 10 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән чыгыш ясадылар: 1-5 мәсьәлә буенча - Финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М. Ильясов, 6-9 мәсьәләләр буенча - Балтач муниципаль районының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе И.М. Фәтхетдинов, 11 мәсьәлә буенча – Балтач район башлыгы ярдәмчесе Э.Ф. Гарипова, 13-15 мәсьәлә буенча – Балтач район башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте, барлык тәкъдимнәр дә игътибарга алынды.