Кили мәдәният йортында "Люстра" спектакле куелды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

15 декабрь көнне Кили мәдәният йортында 2019 ел - Россиядә театр елы уңаеннан "Хикмәтле дә, серле дә театр" дип исемләнгән конкурс кысаларында үзешчәннәр көче белән әзерләнгән драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштергән "Люстра" спектакле куелды. Уйнаучыларның чыгышы җыелган тамашачы күңеленә үтеп керде. Эчтәлекле, шул ук вакытта юморга бай спектакльне халык бик ошатты - үзешчәннәрне басып алкышладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International