"Өлешле төзелештә катнашу турында" 214-ФЗ Федераль законына үзгәрешләр үз көченә кергәннән бирле (2018 елның 1 июленнән), Татарстан Росреестры тарафыннан эскроу-счетлар кулланып өлешле төзелештә катнашуның 1576 шартнамәсе теркәлгән.
2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең дәүләт инспекторлары җир законнарын үтәүгә 9 меңнән артык тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 8.5 мең очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта ачыклану күрсәткече элеккечә югары дәрәҗәдә кала. Шулай ук җир законнарын бозуларның юкка чыгу күрсәткече югары дәрәҗәдә саклана - 98%тан артык.
2019 елда Татарстан Росреестры тарафыннан мөрәҗәгать итүчеләргә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алуга бирелгән 54 меңнән артык документлар пакетын карамыйча кире кайтарылды. 2018 елда бу сан 43 мең тирәсе тәшкил иткән. Үсеш тенденциясе аермачык.
30 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышланган семинар узды. Семинар Татарстан Росреестры белән берлектә “Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе” үзлегеннән җайга салына торган оешма тарафыннан оештырылды.
2020 елның 1 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркы шугалагында Балтач районы студентлары өчен «Керлинг» спорт-күңел ачу уены үткәрде.
31 гыйнвар көнне район мәдәният йорты залында Балтач районы мәдәният бүлегенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча йомгаклау утырышы булып узды.
2020 ел 31 гыйнвар көнне район Советының кече залында «Хыял» яшьләр үзәген төзү концепциясе буенча фикер алышу булды.
Фикер алышуда Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Нурулла улы Сәгъдиев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин һәм «Хыял» яшьләр үзәге директоры Гадил Таһир улы Гарифуллин катнашты.
Тавыш бирү! "100 ел эчендә Татарстанның 100 легендар бренды" проекты
Балалар тормышында уен театральләштерелгән эшчәнлек аша тормышка ашырырга мөмкин булган иң популяр һәм мавыктыргыч юнәлеш булып тора.
2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР Профсоюзлар федерациясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.