31 гыйнвар көнне район мәдәният йорты залында Балтач районы мәдәният бүлегенең 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча йомгаклау утырышы булып узды.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәзинә Нәфыйк кызы Сәлахетдинова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин, "Татарстан Республикасы Балтач районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева, Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Миңнехай кызы Галиуллина, авыл мәдәният йортлары, китапханә мөдирләре, музей директорлары, Балтач балалар сәнгать мәктәбе директоры катнашты.
Утырыш эшендә 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга куелган бурычлар турында докладлар тыңланды.