ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 3 февралендә район мәдәният йорты залында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов катнашында халык җыены булып узды. Җыелышны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды. Собрание  вел глава Балтасинского муниципального района Рамиль Рашитович Нутфуллин.

2 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында Венера Гараеваның "Үкенергә калган гомер" дип исемләнгән  драммасы куелды. Спектакль мәгънәле, эчтәлекле, хәзерге заманда бик актуаль теманы чагылдыра. Тамашачы балалары калдырган ялгыз аналар язмышын күз яшьләре аша карады. Әсәрнең авторы - Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Венера Гараева үзе дә кунакка килде. "Иҗатымны ошатып, халыкка җиткергәнегез өчен рәхмәтлемен."- диде автор. Җавап итеп хөрмәтле кунакка да истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- көндез 3 февральдә, төнлә һәм көндез 4 февральдә юлларда көчле бозлавык;

- көндез 3 февральдә, төнлә һәм иртән 4 февральдә томан.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

     2020 елның 2 февралендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбыз.

2020 нче елның 31 гыйнварында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Балтач урта мәктәбенең 21 укучысы кунакта булып китте.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан - республика тарихында тирән эз калдырган, бүген дә төбәгебезнең чәчәк атуы өчен күп көч куйган шәхесләрне искә алу, хөрмәтләү йөзеннән тавыш бирү игълан ителә.

Шул нисбәттән районнарны үзләренең атаклы якташларын зурларга чакырабыз. Бер уңайдан алар белән бәйле истәлекләрне дә барларсыз. Тавыш бирегез! Якташыгыз турында башкалар дә белсен!

Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән: көньяктан көчле җил 17-22 м/с кадәр (Казан шәһәрендә 15-20 м/с кадәр), буран һәм бозлавык (Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән), юлларда көчле бозлавык.

29 гыйнварда "Факел" яшүсмерләр клубында яңадан "Фикердәш" клубы әгъзалары белән җыелырга насыйп булды.

Бу юлы алар чын-чынлап гаҗәпләндерде. "Фикердәш" клубы әгъзалары "Факел" клубы түгәрәгенә йөрүчеләргә үз эшләнмәләрен күрсәттеләр, тәмле ризыклар әзерләделәр һәм аларга мастер-класс күрсәттеләр. Мастер-класс бит ул - үз белемнәрең, күнекмәләрең белән уртаклашу, шул ук вакытта үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне энергия һәм илһам белән баету өчен искиткеч мөмкинлек. Кул эшләнмәләрен күреп балалар соклануларын белдерделәр. Соңыннан һәр катнашучының эшен тавыш бирү юлы белән бәяләделәр.

Очрашу азагында "Фикердәш" клубында катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырылды.

Һәр очрашу алдагысыннан кызыграк һәм күңеллерәк уза.

2020 елның 1 гыйнварыннан мошенниклар гамәлләреннән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлтелгән закон үзгәрешләре үз көченә керде. Төзәтмәләр "күчемсез милекне намуслы сатып алучы" төшенчәсен ачыклый һәм бер үк вакытта законсыз дип танылган килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыяннарны компенсацияләү механизмын камилләштерә. Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры сатып алынган торактан мәхрүм калган кешенең нинди очракларда намуслы сатып алучының китерелгән зыянны тулысынча компенсацияләүгә исәп тота алуын аңлаттылар.

 

"Өлешле төзелештә катнашу турында" 214-ФЗ Федераль законына үзгәрешләр үз көченә кергәннән бирле (2018 елның 1 июленнән), Татарстан Росреестры тарафыннан эскроу-счетлар кулланып өлешле төзелештә катнашуның 1576 шартнамәсе теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International