2020 нче елның 31 гыйнварында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Балтач урта мәктәбенең 21 укучысы кунакта булып китте. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре алар өчен бина буйлап экскурсия уздырдылар: һәр бүлекнең эше турында сөйләделәр, социаль педагог, социаль эш буенча белгеч, психолог эшчәнлеге белән таныштырдылар. Балалар бу һөнәрләрнең гади генә түгел, ә мөһим һәм бик кирәкле икәнлеген белделәр. Әлеге очрашу кысаларында балалар ТАССР елларында авылдашларының тормышы һәм һөнәрләре белән дә таныштылар. Бишенче сыйныф укучылары үзләренең әти-әниләреннән, әби-бабайларыннан ишеткән мәгълүматлары белән дә зур энтузиазм белән уртаклаштылар.
Үткәрелгән экскурсия һөнәри юлны дөрес һәм аңлы сайлауда ярдәм итәр дип өметләнәбез. Ә сайлауның нәтиҗәсе һәрвакыт укучылар кулында, чөнки һөнәр сайлаганда, кеше үз язмышын сайлый.
Форсаттан файдаланып, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, «Наз» үзәге шоферы Владимир Кондратьев балалар өчен әфганчылар кабинет-музеена экскурсия үткәрде. Ул Әфганстан Демократик республикасында сугышчан хәрәкәтләр, үз яшьтәшләре - интернациональ бурычларын лаеклы үтәгән якташларыбыз турында сөйләде.