Балтач шәһәр җирлегендә халык җыены

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

2020 елның 3 февралендә район мәдәният йорты залында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов катнашында халык җыены булып узды. Җыелышны Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Җыелышта шулай ук район башлыгы урынбасары, Балтач район башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, балалар бакчалары мөдирләре, медицина хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, дин әһелләре дә катнашты.

Җыенда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетының 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап.

2. Балтач муниципаль районының 2019 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында. 

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов доклад белән чыгыш ясадылар.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр турында фикер алышу барышында Балтач районы эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтле вәкиле, полиция майоры Айдар Ифрат улы Сафиуллин һәм Балтач урманчылыгының баш белгече Фәргать Фатыйх улы Һадиев чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International