29 гыйнварда "Факел" яшүсмерләр клубында яңадан "Фикердәш" клубы әгъзалары белән җыелырга насыйп булды.
Бу юлы алар чын-чынлап гаҗәпләндерде. "Фикердәш" клубы әгъзалары "Факел" клубы түгәрәгенә йөрүчеләргә үз эшләнмәләрен күрсәттеләр, тәмле ризыклар әзерләделәр һәм аларга мастер-класс күрсәттеләр. Мастер-класс бит ул - үз белемнәрең, күнекмәләрең белән уртаклашу, шул ук вакытта үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне энергия һәм илһам белән баету өчен искиткеч мөмкинлек. Кул эшләнмәләрен күреп балалар соклануларын белдерделәр. Соңыннан һәр катнашучының эшен тавыш бирү юлы белән бәяләделәр.
Очрашу азагында "Фикердәш" клубында катнашучыларга Мактау грамоталары тапшырылды.
Һәр очрашу алдагысыннан кызыграк һәм күңеллерәк уза.