2 февраль көнне Салавыч мәдәният йортында Венера Гараеваның "Үкенергә калган гомер" дип исемләнгән драммасы куелды. Спектакль мәгънәле, эчтәлекле, хәзерге заманда бик актуаль теманы чагылдыра. Тамашачы балалары калдырган ялгыз аналар язмышын күз яшьләре аша карады. Әсәрнең авторы - Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Венера Гараева үзе дә кунакка килде. "Иҗатымны ошатып, халыкка җиткергәнегез өчен рәхмәтлемен."- диде автор. Җавап итеп хөрмәтле кунакка да истәлекле бүләкләр тапшырылды.