Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән: көньяктан көчле җил 17-22 м/с кадәр (Казан шәһәрендә 15-20 м/с кадәр), буран һәм бозлавык (Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән), юлларда көчле бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 2 февраль 18 сәгатьтән 3 февраль 18 сәгатькә кадәр:
Болытлы. Төнлә кар, юеш кар. Иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 9-14 м/c, урыны белән көчәйгәндә 17-22 м/с ка кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -1..-6˚. Көндез һаваның максималь температурасы -1..+3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.