«Хыял» яшьләр үзәген төзү концепциясе буенча фикер алышу

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

2020 ел 31 гыйнвар көнне район Советының кече залында «Хыял» яшьләр үзәген төзү концепциясе буенча фикер алышу булды.

Фикер алышуда Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, төзелеш бүлеге җитәкчесе Илфат Нурулла улы Сәгъдиев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин һәм «Хыял» яшьләр үзәге директоры Гадил Таһир улы Гарифуллин катнашты.

Очрашуда «Хыял» яшьләр үзәге төзелеше концепциясенең презентациясе тәкъдим ителде.

Катнашучылар концепциянең көчле һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар, эшләп бетерүне таләп итүче моментларны күрсәттеләр һәм үзгәртеп кору буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International