2019 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең дәүләт инспекторлары җир законнарын үтәүгә 9 меңнән артык тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 8.5 мең очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта ачыклану күрсәткече элеккечә югары дәрәҗәдә кала. Шулай ук җир законнарын бозуларның юкка чыгу күрсәткече югары дәрәҗәдә саклана - 98%тан артык.
Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Аркадий Белкин әйтүенчә, Татарстан Росреестры гражданнарга тикшерү чаралары башланганда ук җир законнарын бозуларны бетерү мөмкинлеген бирергә тырыша. Бу очракларда хокук бозучыларга карата штраф санкцияләре кулланылмый.
2019 елда җир законнарын бозучыларга барлыгы 15 миллион сумлык штраф санкцияләре салынган.
Белешмә өчен
Әгәр сез җир законнары өлкәсендәге хокукларыгыз бозыла дип саныйсыз икән, сез Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә (Казан, Авангард урамы, 74 нче йорт, 7 нче подъезд, тел. (843) 255-25-22) мөрәҗәгать итә аласыз. Территория бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән ведомствоның rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында "Структура" - "Территориаль бүлекләр" бүлегендә танышырга мөмкин.