Татарстан Росреестрында кадастр инженерлары өчен быел беренче семинар узды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

30 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышланган семинар узды. Семинар Татарстан Росреестры белән берлектә “Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе” үзлегеннән җайга салына торган оешма тарафыннан оештырылды.

Росреестр тарафыннан башкарыла торган учет-теркәү гамәлләрен гамәлгә ашыру күчемсез милекне рәсмиләштерү чылбырында йомгаклау этабы булып тора һәм алдагы этапларда документларны әзерләү сыйфатына һәм срокларына турыдан-туры бәйле булганлыктан, әлеге чарага Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы кадастр инженерлары чакырылды.

Семинарда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин аны уздыруның мөһимлеген ассызыклады: «Әлеге чаралар иң кискен һәм борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга, чишелешләр табарга ярдәм итә. Алар конструктив һәм кадастр инженерлары өчен дә, безнең өчен дә файдалы, чөнки безнең уртак эшебез дәүләт хезмәтләре күрсәтү сыйфатына һәм срокларына йогынты ясый".

Семинар кысаларында анда катнашучылар актуаль проблемалар турында фикер алыштылар, кадастр эшчәнлеген үзҗайлау өлкәсендәге агымдагы вәзгыятьне, үсеш перспективаларын карадылар, шулай ук кадастр инженерлары тарафыннан документлар әзерләгәндә типовой хаталарны анализладылар.

Чара азагында кадастр инженерларына үз сорауларын Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы һәм «АКИ Поволжья» СРО белгечләренә бирергә мөмкинлек бирелде.

Практика күрсәткәнчә, мондый чараларны үткәрү элеккечә үк кирәк һәм Татарстан Росреестры «АКИ Поволжья» СРО белән берлектә һәм алга таба да дәвам итәргә ниятли торган яхшы гадәткә әверелде.

*Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестрының www.rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында “Кадастр инженерын сайла” бүлегендә ай саен Татарстан Республикасында эшчәнлек алып баручы кадастр инженерлары рейтингы урнаштырыла. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кадастр эшләрен башкаруга килешү төзү алдыннан кадастр инженерлары рейтингы белән танышырга киңәш итә.

Белешмә өчен

Конкрет кадастр инженерының эш сыйфатыннан канәгать булмаган заказчылар «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе» мәгариф оешмасында үз кисәтүләрен 7 (843) 291-05-10 телефоны буенча әйтә алалар. Монда һәрвакыт аралашуга ачык һәм туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International