ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2020 елның 30 гыйнвар көнне «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» ял паркы шугалагында район башкарма комитеты һәм район Советы хезмәткәрләре өчен «Кёрлинг» спорт-күңел ачу уенын үткәрде.

30 гыйнвар көнне,  Балтач районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Дуслык гөлстаны” дип аталган ток-шоу үткәрелде.


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

   2020 елның 30 январендә Балтач районының Чепья  авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Раимова Зоя Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

2020 ел 29 гыйнвар көнне Нөнәгәр урта мәктәбендә зур киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гәйнетдинов, Балтач районы прокуроры Айрат Шакирҗан улы Низамиев, "Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева һәм мәктәп директорлары катнашты.

Нөнәгәр урта мәктәбендә узган чарада  укучылар үзләренең төрле юнәлештәге эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

28 гыйнвар көнне Нөнәгәр мәдәният йортында "Мәдәният дөньясына сәяхәт" исеме астында  1 сыйныф укучылары өчен мәдәният йорты белән танышу, клуб эшчәнлеге, андагы яңалыклар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу-әңгәмә үткәрелде. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ясалып куелган стенд ярдәмендә укучылар үзләренә күп кенә мәгълүмат алдылар.

2020 елның 27 гыйнварында МБУ «Хыял» яшьләр үзәге Балтач районы башкарма комитеты әйдәүче белгече Низамиева Ләйлә Фәргать кызы белән берлектә Балтач урта мәктәбе укучылары өчен «Алкоголь һәм алкоголь бәйлелеге» дигән профилактик ǝңгǝмǝ үткǝрде.

Начар метеорологик күренешләр: 31 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, бозлавык, көндез секундына 15-16 метр тизлектә җил.

Гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар арасында элемтәне ныгытуга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшыр " республика конкурсы оештыра. 

30 гыйнвар көнне Чепья авылында Балтач муниципаль районы Башлыгы Р.Р. Нотфуллин, Балтач район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, җирлек активы, шулай ук авыл җирлеге гражданнары катнашында халык җыены булып узды.

2020 елның 27 гыйнварында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында Ленинград блокадасына багышланган викторина узды.

Викторина патриотизм һәм илебез тарихына хөрмәт тәрбияләүгә, блокададагы Ленинград тарихына карата кызыксынучанлыкны үстерүгә, әлеге тема буенча булган белемнәрне гомумиләштерүгә юнәлтелгән. Сорауларга җавап биреп, катнашучылар камалыштагы шәһәрдә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны саклавы турында белделәр.

Викторинадан соң балалар пневматик винтовкадан ату буенча үз көчләрен сынадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International