Балтач районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тематик фотосессия оештырдылар.
Аз болытлы. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +8..+11˚, максималь һава температурасы көндез +18..+21˚.
1920 елның 27 маенда, нәкъ 100 ел элек бу көнне, ТАССР оешу турында Халык Комиссарлары Советы Рәисе В.И. Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты рәисе М.И. Калинин имзалаган Декрет бастырыла, Декретның беренче параграфында: «Автономияле Татар Социалистик Республикасын РСФСР бер өлеше буларак оештырырга...» - диелә.
Бүген, Россия эшмәкәрләре көнендә, Балтач районы мәктәпләрендә профильле кооператив сыйныфларның эшчәнлеге буенча очрашу узды, Казан кооператив институты, Балтач районы администрациясе һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге арасында мәктәп укучыларын кооператив эшмәкәрлеккә практик өйрәтү буенча өчъяклы килешү төзелде.
Бүген, 26 май көнне, өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумының утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре!
Сезне эшмәкәрләр көне белән ихлас котлыйм! Без районыбыз икътисадында үз урынын тапкан һәм үз эшләрен уңышлы гына оештырып, үстереп җибәрә алган көчле рухлы, инициативалы кешеләргә рәхмәтле.
2020 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән көчле яңгыр, яшен, җил көчәйгәндә 16-21 м/c кадәр (Казанда да);
- көндез, күпчелек көнчыгыш районнарда яшен һәм җилнең тизлеге 16-21 м/с кадәр.
28 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгат улы гражданнарны шәхси кабул итәчәк.
26 май көнне 6.45 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда үзизоляциядән чыкканнан соң күчемсез милекне рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында «Яңа көн» программасы чыгачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 маенда көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге 16 м/c кадәр көчәюе көтелә.