Балтач районы башлыгының эшмәкәрләр көне белән котлавы

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре!

Сезне эшмәкәрләр көне белән ихлас котлыйм! Без районыбыз икътисадында үз урынын тапкан һәм үз эшләрен уңышлы гына оештырып, үстереп җибәрә алган көчле рухлы, инициативалы кешеләргә рәхмәтле.

Сезнең эшчәнлегегез – хөрмәткә лаеклы һәм шул ук вакытта олы хезмәт тә. Сез социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә үзегездән саллы өлеш кертеп, мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз. Үз эшчәнлекләрен алып баручылар район халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, яңа төр продукция җитештерә, хезмәт күрсәтү төрләрен арттыра. Иганәчелек хәрәкәтендә дә сезнең өлешегез зурдан.

Сезгә олы рәхмәтләремне җиткерәм, барлык максатларыгыз тормышка ашуын, нык сәламәтлек, уңышлар, иксез-чиксез тормыш энергиясе һәм күңел көрлеге теләп калам!

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International