ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

24 май көнне Кече Лызи авыл җирлеге халкы зиратны чистартуда катнашты.

Чисталык икеайлыгы кысаларында Пыжмара авыл җирлегендә, җирле халык тырышлыгы белән күп санлы өмәләр уздырылды.

2020 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы районның авыл хуҗалыгы оешмаларында («Сосна» ҖЧҖ, «Дуслык» ҖЧҖ, «Труд» ҖЧҖ, «Арбор»  ҖЧҖ, «Кама» АХҖК, «Активист» АХҖК, «Якты юл» ҖЧҖ) азык әзерләү  компанияләренең 2020 елга әзерлегенә күчмә тикшерү уздырды. Координация советы әгъзалары авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү белән таныштылар.

Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына мөрәҗәгать итүче гражданнарга консультация бирүне дәвам итәләр.

Балтач муниципаль районы халкын «Сугыш образлары» Бөтенроссия проектында катнашырга чакырабыз. Проект Бөек Ватан сугышы чорының уникаль фоторәсемнәре нигезендә Россия хәрби-тарихи җәмгыяте тарафыннан Россия дәүләт кинофотодокументлар архивы (РДАКФД), РОСФОТО, Мәскәү Мультимедиа-Арт музее, Россия Мәдәният Фонды һәм Җиңү музее белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Тэги: Җиңүнең75еллыгы

«Элемтә турында» Федераль закон таләпләре нигезендә, универсаль хезмәт күрсәтү таксофоннары ашыгыч оператив хезмәтләргә түләүсез керә алалар. Моннан тыш, 2019 елдан башлап барлык кулланучылар да Россия телефон элемтәсенең фиксацияләнгән һәм күчмә челтәрләре абонентлары белән элемтә өчен универсаль хезмәт күрсәтү таксофоннарыннан телефон хезмәтеннән бушлай файдалана алалар.


24
май, 2020 ел
якшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 25 майга Татарстан Республикасы буенча куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

Хөрмәтле райондашлар!

Барыгызны да ихлас күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете көне белән тәбриклим. Бу - бөтен мөселман халкы өчен иң күркәм һәм мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Рамазан ае - ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге изге айда ураза тоткан һәр кеше тыелганнардан тыела, ятимнәргә, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша, күңеленә һәм җанына рухи пакълану ала. Уразаның барлык сынауларына түзүчеләр, әлбәттә, хөрмәткә лаеклылар. 


23
май, 2020 ел
шимбә

2020 елның 24 маенда төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда яшенле яңгырлар һәм 16-21 м/с көчле җил көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International