Хезмәтне саклау турында

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

2020 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы районның авыл хуҗалыгы оешмаларында («Сосна» ҖЧҖ, «Дуслык» ҖЧҖ, «Труд» ҖЧҖ, «Арбор»  ҖЧҖ, «Кама» АХҖК, «Активист» АХҖК, «Якты юл» ҖЧҖ) азык әзерләү  компанияләренең 2020 елга әзерлегенә күчмә тикшерү уздырды. Координация советы әгъзалары авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү белән таныштылар.

Күчмә тикшерү барышында югарыда күрсәтелгән оешмаларда хезмәтне саклау чаралары тиешле дәрәҗәдә, билгеләнгән таләпләргә туры китереп башкарыла дип билгеләп үтелде.

Координация советы Хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында кабат искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәүчеләргә дәүләт тарафыннан җәза каралган, хәтта җинаять җаваплылыгына тартылу да мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International