Бүген, 26 май көнне, өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумының утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Президиум утырышының көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Беренче сорау буенча сүз район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗановка бирелде.
Икенче, өченче, дүртенче сораулар буенча финанс бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады.
Бишенче сорау буенча сүз район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдиновка бирелде.
Көн тәртибенең алтынчы соравы буенча сүз район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Ренат Сабит улы Фатыйховка бирелде.
Җиденче һәм унберенче сораулар буенча район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Фәрит кызы Гарипова чыгыш ясады.
Сигезенче сорау буенча сүз район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илвир Мөбәрәк улы Фәтхетдиновка бирелде.
Тугызынчы сорау буенча район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Фәһим улы Борһанов чыгыш ясады.
Унынчы сорау буенча сүз район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗановка бирелде.
Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 38-нче утырышын 2020-нче елның 29 маенда сәгать 08.00да үткәрергә (видеоконференция режимында) планлаштырыла.
Утырышка чакырылалар: район Советы депутатлары (онлайн-режимда), район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре.