Балтач районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан тематик фотосессия оештырдылар.
ТАССРның йөз еллыгы — Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле чор. Мәдәният үзәге директоры Садыйков Раил Рафис улы билгеләп үткәнчә, мондый фотосессия оештыру идеясе күптән туган. "Кадрлар ярдәмендә республикада яшәүче халыкларның көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм үткәне белән танышу мөмкинлеге бирергә теләдек" - ди ул.
Шулай ук мәдәният үзәге директоры бу эшне хуплап алып, фотосессиядә катнашкан барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәт белдерде.
(1).jpg)
.jpg)
(2).jpg)
(1).jpg)
Фотоларны әлеге сылтама буенча карарга мөмкин: https://yadi.sk/d/6zekjoWyrvc3VA