Бүген, Россия эшмәкәрләре көнендә, Балтач районы мәктәпләрендә профильле кооператив сыйныфларның эшчәнлеге буенча очрашу узды, Казан кооператив институты, Балтач районы администрациясе һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге арасында мәктәп укучыларын кооператив эшмәкәрлеккә практик өйрәтү буенча өчъяклы килешү төзелде.
Киңәшмәдә Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы, "Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмасы берлеге" идарәсе рәисе Шәймәрданов Рашат Рифкать улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты ректоры Нәбиева Алсу Рөстәм кызы, «Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ җитәкчесе Шагаева Алия Юныс кызы катнашты.
Рәсми өлештән соң очрашуда катнашучылар Балтач урта мәктәбе һәм Балтач гимназиясе базасындагы тәҗрибә участоклары территориясендә булдылар, анда яшь кооператорлар үзләренең эш нәтиҗәләрен күрсәттеләр.