2020 елның 30 маенда Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Һадиев Риф Һади улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин юбилярны котлап, РФ Президенты В.В. Путинның котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Шулай ук соңгы эш урыныннан, авыл җирлегеннән һәм авыл хуҗалыгы оешмасыннан килгән вәкилләр дә үз бүләкләрен тапшырдылар.
Һадиев Риф абый хатыны белән алты кыз тәрбияләп үстергәннәр.
31 май 21 сәгатьтән 1 июнь 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 31 маенда көндез һәм кич урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/c, урыны белән 24 м/c кадәр.
2020 елның 29 маенда Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утыз сигезенче утырышы узды.
Архивтан хәбәрләр
25 марттан 30 апрельгә кадәр «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы игълан итте. Конкурста безнең районнан 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша алды. Конкурска илледән артык рәсем кабул ителде. 20 майда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
28 май көнне Балтач муниципаль районында ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы эшлекле визиты барышында гражданнарны шәхси кабул итте. Гражданнар белән очрашу «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Балтач районында яшәүче Булат һәм Фирая Зыятдиновларны «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләде. Тиешле указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган мәгълүмати әңгәмәләр оештырганнар.
Хөрмәтле райондашлар!
Татарстан автономияле совет социалистик республикасы оештырылу турында Декретка кул куюга 100 ел тулу көнендә барчагызны республика тарихындагы әлеге мөһим вакыйга белән ихлас күңелдән котлап, туган Татарстаныбызның үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.