2020 елның 30 маенда Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне Һадиев Риф Һади улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин юбилярны котлап, РФ Президенты В.В. Путинның котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Шулай ук соңгы эш урыныннан, авыл җирлегеннән һәм авыл хуҗалыгы оешмасыннан килгән вәкилләр дә үз бүләкләрен тапшырдылар.
Һадиев Риф абый хатыны белән алты кыз тәрбияләп үстергәннәр.