28 май көнне Балтач муниципаль районында ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы эшлекле визиты барышында гражданнарны шәхси кабул итте. Гражданнар белән очрашу «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды.
Камил Әсгать улы район халкын игътибар белән тыңлады, консультация үткәрде һәм тиешле аңлатмалар бирде. Гражданнарны кабул итү барышында яңгыраган барлык проблемаларны хәл итүне шәхси контрольгә алды.
Аннары Камил Ногаев партиянең Чепья башлангыч бүлекчәсе секретаре Нотфуллин Азат Газизулла улы белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны, «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музее директоры Галиев Гарифҗан Гали улы белән очрашты. Депутат аңа ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлау хаты тапшырды, шулай ук шәхсән үз исеменнән музейга Бөек Болгар турында китаплар җыелмасы бүләк итте.