Хөрмәтле райондашлар!
Татарстан автономияле совет социалистик республикасы оештырылу турында Декретка кул куюга 100 ел тулу көнендә барчагызны республика тарихындагы әлеге мөһим вакыйга белән ихлас күңелдән котлап, туган Татарстаныбызның үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.
Бүгенге Татарстан — куәтле социаль-икътисади потенциал һәм уникаль мәдәни-тарихи мираска ия булган республика. Ул Россиянең иң алдынгы субъектлары арасына керә. Тырыш хезмәт, инициативалылык, гражданнарның тирән ватанпәрвәрлек хисе уңышларның нигезе булып тора.
Бу шатлыклы һәм бөек көн безнең йөрәкләргә ватаныбыз өчен горурлык китерсен! Илгә-көнгә тынычлык, иминлек, бәрәкәтле, уңышлы хезмәт, шатлыклы матур көннәр телим сезгә, хөрмәтле балтачлылар!
Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин