ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

31 нче май көнне Нөнәгәр авылы зираттында өмә булды. Авыл халкы зират территориясендә үскән  борщевикларны чапты.

2020 ел 1 июнь көнне «Балтач якташлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының беренче утырышы узды.

Әтнә авылы Комсомол урамында урнашкан Әтнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы каршында һәм Пыжмара авылындагы Г.Тукай – С. Мөлеков урамнары киселешендә җәяүлеләр кичү юллары төзекләндерелде.

Массакүләм чаралар хәзер мөмкин түгел, ләкин балачак атмосферасына чумасы килә. 1 июнь көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре балалар бакчасына йөрүче балалар өчен саф һавада уеннар оештырдылар. 


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Гражданнарга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган вакыйгалар, проектлар һәм чаралар турында мәгълүмат бирү максатыннан «Интернет» челтәрендә Хәтер һәм Дан елы Башкарма дирекциясенең рәсми сайты эшли: https://год2020.рф.

Икътисади кризис вакытында балалы гаиләләргә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ата-аналар түләве структурасын яңадан карау турында Карар кабул итте. Шулай итеп, 12 майдан балалар бакчасында балалар булмаган вакытта ата-аналар түләвенең даими өлеше кимиячәк, шулай ук ата-аналар түләвенең гомуми күләме дә кимиячәк.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Балтач ГХАТ бүлегендә 100нче баланың туу турында акты рәсмиләштерелде. 

Тэги: ТАССРның100еллыгы Балаларныяклаукөне

2020 елның 25-27 май көннәрендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы тарафыннан районның авыл хуҗалыгы оешмаларында («Алга» ҖЧҖ, «Сорнай» ҖЧҖ, Тимирязев исемендәге ҖЧҖ, «Бөрбаш» ҖЧҖ, «Игенче» АХҖК, «Яңа тормыш» ҖЧҖ, «Борнак» ҖЧҖ, «Маяк» ҖЧҖ, «Кызыл юл» АХҖК, Тукай исемендәге ҖЧҖ, «Уңыш» ҖЧҖ, «Татарстан» АХҖК ҖЧҖ, «Смәел» ҖЧҖ) 2020 елга азык әзерләү компаниясе әзерлегенә күчмә тикшерү уздырылды.

РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2020 елга пландагы ремонт эшләре графигы нигезендә, Шәмәрдән т. п.радиотелецентрында 2020 елның 8 нче июнендә 2.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, аналоглар («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International