Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 2 июнендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калмаска кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. 

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International