«Балтач якташлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының беренче рәсми утырышы

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Кешегә туган җиренә тирән мәхәббәт хас. Бу - безнең дөньяга карашыбыз нигезендә ятучы якты хис. Бу - туган ягың, авылың, шәһәрең, үз урамың, хәтта йортың өчен патриотик горурлык күренеше дә. Бәхеткә, безнең якташлар, кайда гына яшәсәләр дә, йөрәкләрендә туган як, туган җир турындагы истәлекләрне саклый. Шөкер, моңарчы читтә яшәүче райондашларыбыз Балтачны онытмады, һәрдаим ярдәм итеп яшәргә тырыштылар.

2019 елның 20 апрелендә рәсми рәвештә «Балтач якташлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы оештырылды. «Балтач якташлык җәмгыяте» - Татарстан Республикасы Балтач районында туып - үскән гражданнарның ирекле ихтыяр белдерүләре нәтиҗәсендә тарихи тамырлары Татарстан Республикасы Балтач районы белән бәйле булган затларның бер-берсенә ярдәм итәргә, тыгыз элемтә урнаштыруга, шулай ук туган районның социаль-икътисади үсешенә ярдәм итү омтылышы нигезендә барлыкка килгән ирекле иҗтимагый берләшмә.

2020 ел 1 июнь көнне «Балтач якташлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының беренче утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе, «Балтач якташлык җәмгыяте» оешмасы җитәкчесе Таһир Һадиев, оешма җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Баш дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты. Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды.

«Балтач якташлык җәмгыяте» эшчәнлегенең төп максатлары булып түбәндәгеләр тора:

- Чыгышы буенча Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районыннан булган кешеләр арасында тыгыз элемтәләр урнаштыруда катнашу;

- Якташлык әгъзаларының районны үстерү программаларын тормышка ашыруда, инвестицияләр җәлеп итүдә, илебезнең һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен, заманча технологияләрне җәелдерүдә, башка чаралар үткәрүдә катнашуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International