Хезмәтне саклау турында

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

2020 елның 25-27 май көннәрендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы тарафыннан районның авыл хуҗалыгы оешмаларында («Алга» ҖЧҖ, «Сорнай» ҖЧҖ, Тимирязев исемендәге ҖЧҖ, «Бөрбаш» ҖЧҖ, «Игенче» АХҖК, «Яңа тормыш» ҖЧҖ, «Борнак» ҖЧҖ, «Маяк» ҖЧҖ, «Кызыл юл» АХҖК, Тукай исемендәге ҖЧҖ, «Уңыш» ҖЧҖ, «Татарстан» АХҖК ҖЧҖ, «Смәел» ҖЧҖ) 2020 елга азык әзерләү компаниясе әзерлегенә күчмә тикшерү уздырылды.

Координация советы әгъзалары хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү белән таныштылар. Күчмә тикшерү барышында югарыда күрсәтелгән авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәтне саклау буенча чаралар тиешле дәрәҗәдә, билгеләнгән таләпләргә туры китереп башкарыла.

Координация советы чираттагы тапкыр Хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәгән өчен җинаять җаваплылыгына кадәр җәза бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International