2020 елның 29 маенда Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы утыз сигезенче утырышы узды.
Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары онлайн-форматта катнаштылар, утырыш залында район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, бүлек җитәекчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Р.В. Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе С.Ф. Рәхимов катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач район Советының Регламентына үзгәрешләр кертү турында.
2. Балтач муниципаль районының 2019-нчы елгы бюджет үтәлешен раслау турында.
3. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
4. Балтач муниципаль районының агымдагы елның 3 айлык бюджет үтәлеше турында.
5. Балтач муниципаль районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә торган чаралар турында.
6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында гавами тыңлауларын (җәмәгать фикер алышуларын) үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында.
7. Балтач муниципаль районының депутатына, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына карата үзенең, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен, әгәр дә бу мәгълүматларны бозып бирү артык зур булмаса, җаваплылык чараларын куллану Тәртибе хакындагы карар кабул итү турында.
8. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү өчен Балтач муниципаль районы милкендәге һәм башка затларның хокукларыннан бәйсез булган мөлкәтнең исемлегенә үзгәрешләр кертү турында.
9. Балтач район Советының районның территориаль планлаштыру Схемасына үзгәрешләр кертүне раслаган 2019 елның 31 маендагы 187 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
10. Балтач район Советының 2019 елда кабул ителгән карарларының үтәлеше турында.
11. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү нәтиҗәләре турында.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, Финанс-бюджет палатасы рәисе Р.М. Ильясов, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф. Гайнетдинов, юридик бүлеге җитәкчесе Р.С. Фатыйхов, район башлыгы ярдәмчесе Э.Ф. Гарипова, милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе И.М. Фәтхетдинов, төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге җитәкчесе урынбасары Ш.Ф. Борһанов чыгыш ясадылар. Соңгы мәсьәләне карау барышында шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең баш киңәшчесе С.Ф. Рәхимов та чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.