Татарстан Росреестры Татарстан Радиосында үзизоляциядән чыкканнан соң күчемсез милек рәсмиләштерү турында

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

26 май көнне 6.45 сәгатьтә «Татарстан радиосы» нда үзизоляциядән чыкканнан соң күчемсез милекне рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында «Яңа көн» программасы чыгачак.

Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эксперты Альбина Мәгъсүмова радиотыңлаучыларга яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле булган чикләүләр вакытында гариза бирүчеләр белән эшләү үзенчәлекләре, хокукларны һәм кадастр исәбен алуны туктатып тору вакыты кайсы очракларда озайтылуы һәм гариза бирүчеләргә уңайлы булсын өчен кабул ителгән башка өстәмә чаралар турында сөйләячәк.

Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте-радиоэфирлар» бүлегендә, шулай ук «Вконтакте» да. vk.com/rosreestr16.

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International