23 июньдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты муниципаль районнар эшкуарлары белән чираттагы онлайн-очрашу оештырды. Бу юлы чара Балтач районы эшмәкәрләре катнашында үтте.
24 июнь 22 сәгатьтән 25 июнь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
2020 елның 23 июнендә Урта Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анисимова Анна Дмитриевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
23 июнь көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы эшлекле сәфәр белән Балтач муниципаль районында булды һәм берничә чара үткәрде.
Балтач муниципаль районында урамнарны яктырту челтәрен җәелдерү, аларны төзекләндерү һәм төзү мәсьәләләренә комплекслы якын килү буенча максатчан эш алып барыла. Берничә ел рәттән җирлекләр территорияләрендә «Урам яктыртуын торгызу программасы» хисабына энергия саклау приборларын урнаштыру буенча чаралар күрелә.
Шушы көннәрдә Чепья, Салавыч авылларында да олы юл тиешле яктырткычлар белән тәэмин ителде. Бу эшләр барысы да федераль программа нигезендә, «Тозелеш ТО» ҖЧҖ тарафыннан башкарылды.
«Балтач җирлекара Үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе китапханәләренең барлык онлайн битләрендә уза торган онлайн - чаралар программасын әзерләде. Хәтер көне уңаеннан, һәр китапханә «Хәтер» китабы басмасына мөрәҗәгать итте, үз авылының сугыш ветераннары истәлегенә фотосүрәтләр, истәлекләре аша хөрмәт хисен #хәтеркөне флешмобы аша җиткерде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү хәтере» бөтенроссия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2020 елның 22 июнендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Хәтер шәме» акциясендә актив катнаштылар.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Балтач Үзәк зурлар китапханәсе укучылары игътибарына «Еллар аша сүз әйтәмен..» исеме астында онлайн-библиомикс тәкъдим итте.
21-22 июнь төнендә «Батырлар аллеясы» мемориаль комплексында яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, чик буе гаскәрләре ветераннары, Балтач район башкарма комитеты бүлекләре, «Форпост» отряды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлеге әгъзалары катнашында митинг форматында шәмнәр кабызылды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салынды. Шулай ук «Мәңгелек ут» янында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.