23 июнь көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы эшлекле сәфәр белән Балтач муниципаль районында булды һәм берничә чара үткәрде.
Башта Камил Әсгать улы Урта Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анисимова Анна Дмитриевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Шулай ук соңгы эш урыныннан, авыл җирлегеннән һәм авыл хуҗалыгы оешмасыннан килгән вәкилләр дә үз бүләкләрен тапшырдылар.
Аннары Камил Ногаев «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси кабул итү уткәрде. Халык үзләрен борчыган кайбер сораулар буенча мөрәҗәгать итте. Сорауларның күбесе төзелеш яки ремонт белән бәйле иде. Ул һәр мөрәҗәгать итүчене игътибар белән тыңлады, консультация һәм тиешле аңлатмалар бирде. Гражданнарны кабул итү барышында яңгыраган барлык проблемаларны хәл итүне шәхси контрольгә алды.
Үзенең визиты ахырында Камил Әсгать улы район яшьләре белән очрашты, анда катнашучыларны РФ Конституциясенә тәкъдим ителә торган төзәтмәләрнең асылы, шулай ук тавыш бирү ысуллары белән таныштырды. Конституция – дәүләтнең төп законы, хакимият органнарын төзү принциплары, сайлау системасы, гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары, бюджет формалаштыру һәм акчаларны бүлү турында сөйләде. Камил Ногаев РФ Конституциясенә төзәтмәләр турында булачак гомумроссия тавыш бирүдә актив катнашырга чакырды.