«Хәтер шәме»

2020 елның 23 июне, сишәмбе

9 май һәм башка истәлекле көннәрдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше хөрмәтенә шәмнәр кабызалар. 22 июнь көнне йорт тәрәзәләрендә һәм хәрби мемориалларда миллионлаган хәтер шәмнәре - фашизмны җиңгән халыкларның уртак кайгысы билгесе генә түгел, ә кешелек хакына тарихи үткәнебезне бәяләүдә тирән рәхмәт һәм бердәмлек символы да, шуңа күрә «Хәтер шәме» акциясе дөньяның дистәләгән илендә уза. Россиядә «Хәтер шәме» «Георгий тасмасы» һәм «Үлемсез полк» акцияләре белән беррәттән, бердәмлекнең мөһим гомумхалык актына әверелде.

21-22 июнь төнендә «Батырлар аллеясы» мемориаль комплексында яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, чик буе гаскәрләре ветераннары, Балтач район башкарма комитеты бүлекләре, «Форпост» отряды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча полиция бүлеге әгъзалары катнашында митинг форматында шәмнәр кабызылды һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салынды. Шулай ук «Мәңгелек ут» янында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International