Балтач муниципаль районында урамнарны яктырту челтәрен җәелдерү, аларны төзекләндерү һәм төзү мәсьәләләренә комплекслы якын килү буенча максатчан эш алып барыла. Берничә ел рәттән җирлекләр территорияләрендә «Урам яктыртуын торгызу программасы» хисабына энергия саклау приборларын урнаштыру буенча чаралар күрелә.
Шушы көннәрдә Чепья, Салавыч авылларында да олы юл тиешле яктырткычлар белән тәэмин ителде. Бу эшләр барысы да федераль программа нигезендә, «Тозелеш ТО» ҖЧҖ тарафыннан башкарылды.
.jpg)