«Волонтер» үзәге активистлары «Наркотикларсыз тормыш» дигән республикакүләм наркотикларга каршы акциясе кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм яшүсмерләрдә наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән «Сәламәт яшәү рәвешен яса» дип исемләнгән социаль акция уздырдылар. Волонтерлар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәп эстафетаны балаларга тапшырдылар.
2020 елның 24 июнендә «Хыял» яшьләр үзәге «Наркотикларга ЮК дип әйт!» дип аталган акция үткǝрде. Əлеге акция кысаларында «Балтач» ял паркында буклетлар таратылды.
2020 елның 23 июнендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Фикердәш» клубы ǝгъзалары өчен «Көйне танып бел» дип аталган уен үткәрде.
Пенсионерларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны (50+) «Интернетка рәхмәт-2020» VI Бөтенроссия пенсионерларының шәхси казанышлары конкурсында катнашырга чакырабыз.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән - 1%тан 5%ка кадәр ставка буенча кредит алырга мөмкин.
Гөлгенә Шиһапова. "Эшнең ире-хатыны юк аның!" Ватаным Татарстан №86, 19.06.2020 ел.
Telegram - «Деловорот» каналы (https://ttttt.me/delovorot) ТР бизнес-омбудсменының Татарстан эшмәкәрләре белән аралашуының турыдан-туры каналы булып тора. «Деловорот» каналы язылучылары ярдәм итүнең яңа дәүләт программалары һәм аларны ничек куллану турында беренчеләрдән булып беләчәкләр, эшмәкәрлек эшчәнлегенә кагылышлы законнардагы соңгы үзгәрешләр турында хәбәрдар булачаклар. Тelegram - «Деловорот» каналына язылыгыз, кушылыгыз!
2020 елда Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән социаль проектны гамәлгә ашыра.