АРХИВТАН ХӘБӘРЛӘР

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгы турында тарихи белешмә

1970-2010 еллар

Республиканың сәяси аренасында Гомәр Усманов эшли әле, ләкин инде башкаларга  алмашка Рәшит Мусин, Илдус Садыйков, Минтимер Шәймиев, Әнвәр Баһаветдинов, Шамил Мостаевлар килә.

СССР Конституциясе 1977 елның октябрендә СССР Югары Советы тарафыннан кабул ителә. Аның артыннан, 1978 елда кабул ителгән ТАССР Конституциясе республиканың вәкаләтләрен киңәйтә.

Әмма сәяси ранглау принцибы Татарстанның алга таба социаль-икътисади һәм мәдәни үсеш мөмкинлекләренә шактый тоткарлык күрсәтә. Республика җитәкчеләренең иҗтимагый аңында Татарстанның дәүләт статусын күтәрү идеясе зур популярлык казана һәм бу өлкәдә эш алып барыла.

1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Декларацияне кабул итү ТАССРны Татар ССР һәм аннан соң Татарстан Республикасына үзгәртеп коруга китерә.

1990 елда Дәүләт суверенитеты турында Декларацияне игълан итү 1920 елда ТАССР төзелү турында Декрет тарафыннан билгеләнгән дәүләтчелекне торгызу процессының табигый дәвамы булып тора. 1990 елларда үзгәртеп кору, социаль-икътисади реформалар нәтиҗәсендә республика сәясәттә, икътисадта, мәдәнияттә, халыкара элемтәләрдә мөстәкыйльлеккә ия булды, аның үз тарихи үсеш логикасы барлыкка килде.

Республика Югары Советы Президиумы рәисе урынына алмашка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасы гамәлгә куела. 1991 елның 2 июнендә бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәсендә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев сайлана.

1991 елда ТАССР Министрлар Советы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты итеп үзгәртелә. 1995 елда ТАССР Югары Советы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үзгәртелә.

Республиканың беренче президенты М.Ш. Шәймиевның күпьеллык уңышлы эшчәнлеге, Россия Федерациясе кысаларында уникаль региональ дәүләт төзелеше, федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, уйланылган икътисадый стратегия, социаль һәм милләтара тотрыклылык үрнәге буларак, дөнья җәмәгатьчелегенә «Татарстан моделе» практикасында тормышка ашырылган проектын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде. Татарстанның яңа статусы икътисад, сәясәт, мәдәният, татар һәм республиканың башка халыклары мәгарифе үсеше өчен киң офыклар ачты.

2005 елның 30 августында Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы тарихында мөһим халыкара вакыйга булды. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү республика башкаласының, аның инфраструктурасының йөзен тамырдан үзгәрткән вакыйга гына түгел, ә татарстанлыларның тарихи үзаңында борылыш чоры да булды. Казан - төзелеш һәм җитештерү культурасы югары дәрәҗәдә булган, ислам һәм православие, төрки, славян һәм фин-угор цивилизацияләре бердәмлеге, Россиянең өченче башкаласы, дөньяның эре мәдәни мирасы үзәге статусын ныгытты.

2000-2010 елларда Татарстанда эре сәнәгать комплексы - «ТАИФ» компанияләр төркеме төзелде.

2010 елда Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондына нигез салынды.

Милли мәдәният үсеше туктаусыз дәвам итте. Ул чорларда Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты Илһам Шакиров һәм Татарстан АССРның халык артисты, ТАССРның һәм РСФСРның Атказанган артисты Әлфия Авзалова татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре булып торалар. Кызганычка каршы, алар икесе дә бүгенге көнгә мәрхүмнәр, ә аларның иҗаты бүген дә күңелләребезне сөендерә.

Режиссер Марсель Сәлимҗанов җитәкчелегендә театр СССРның әйдәп баручы театр коллективлары рәтенә басты. К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакльләре театр сәнгатенең гомумроссия масштабында танылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International