Балтач һәм балтачлылар - республика матбугат басмаларында

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Гөлгенә Шиһапова. "Эшнең ире-хатыны юк аның!" Ватаным Татарстан №86, 19.06.2020 ел.

Язма Смәел авылында гомер итүче, ир-атларга аз гына үзгә хезмәткә тотынган Рәшит Гарифуллин турында. 55 яшьлек гомер агышында ул ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларны тәрбияләргә алынган. Алай гына да түгел, ул күршедә генә яшәүче кул-аякларын өшеткән егеткә дә гел ярдәм итеп, аны төрле җирләргә күренергә алып йөртә. Үзе агроном булып эшләүче бу миһербанлы кешегә бары сокланырлык кына.  Социаль хезмәткәр рубрикасыннан.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International