ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2020 ел
җомга

Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе

Күрсәтелгән акция кысаларында, 2020 елның 1 июленнән 7 июленә кадәр "инстаграм" социаль челтәрендә #БЛАГОДАРЯМОЕЙСЕМЬЕ флешмобы үткәрү планлаштырыла, ә 2020 елның 8 июлендә "ВКонтакте" социаль челтәрендә Россия Федерациясенең барлык федераль округларын тәкъдим итүче шәһәрләр катнашында телекүпер узачак.

Рамазан Фәрзиев. «Дустым - җир кешесе» Татарстан яшьләре №24, 18.06.2020 ел.

Язма «Дустым - җир кешесе» дип атала. Биредә озак еллар «Тукай» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән хөрмәткә лаек, абруйлы шәхес Нурулла Сәгъдиевнең 65 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан,  Рамазан ага Фәрзиевнең истәлекләре күрсәтелә. «КрАз» шоферыннан җитәкче дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Нурулла абыйның хезмәтен, аның тырышлыгын белмәгән кеше юк, әлбәттә. Тукай колхозы тирә-юньдә алдынгы булып барды. Бүгенге көндә ул шул югарылыгыннан төшми, үз абруен саклап килә. Бу күрсәткеч, әлбәттә, Нурулла Сәгъдиевнең зур хезмәтенең нәтиҗәсе. Аның тырышлыгын Республика күләмендә дә күрәләр. 1995 елда «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелә. Ике тапкыр ТР президентының мактаулы хатлары белән бүләкләнә.

25 июнь көнне «Мәгариф» журналының баш мөхәррире җитәкчелегендәге 13 кешедән торган делегация Балтач муниципаль районының беренче туристлары булды.

Ата-бабаларыбызның Бөек батырлыгына хөрмәт хисләрен яшь буын 24 июнь көнне җырлар һәм шигырьләрдә чагылдырды. Көн дәвамында район китапханәләренең инстаграм битләрендә Бөек Ватан сугышы һәм сугышчылар турында җырлар җырланды, шигырьләр, прозалар укылды.

Бу хакта бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  агросәнәгать комплексы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программалары буенча районнар белән узган киңәшмәдә хәбәр итте. Чарада Татарстан  Республикасы  ГИСУ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров, «Татагропромстрой» АҖ генераль директоры Ирек Закиров, министр урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты. 

Балалар ясаган рәсем - тыныч тормыш символларының берсе. 24 нче июнь көнне «Мин акбур белән рәсем ясыйм» акциясе иҗади рәсемнәрне асфальтта ясау мөмкинлеге бирде. Һәр китапханәнең нәни укучысы авыл урамнарын рәсемнәр белән бизәде. Алар тыныч күк йөзе, чәчәкләр, кояш, салют һ. б. рәсемнәр ясадылар.

24 нче июнь көнне Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән онлайн парад халыкны "зәңгәр экраннар" каршына җыйды. Китапханәчеләр исә китап укучыларга онлайн "Җиңү парады" тәкъдим итте. Парадның барлыкка килү тарихы белән башланып киткән презентация районыбыз җирлекләрендә ничек узуы белән дәвам итте. Инстаграм битләрен күзәткән һәрбер укучы үзенә мәгълүмәт алгандыр, мөгаен.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 24 июнендә Балтачта яшәүче сугыш ветераны Гыйлван Гыйлмуллин һәм Кенәбаш авылыннан тыл ветераны Рәбига Фәйзрахманова 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.

Агымдагы елның 22 июнендә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучы сугыш ветераннары һәм социаль хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булганнарның барысынискә алып «Хәтер шәме» акциясе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International