25 июнь көнне «Мәгариф» журналының баш мөхәррире җитәкчелегендәге 13 кешедән торган делегация Балтач муниципаль районының беренче туристлары булды.
Кунакларга түбәндәге чараларны үз эченә алган бер көн турпакеты тәкъдим ителде:
- Балтач бистәсендә урнашкан "Ватанны саклаучылар" паркына экскурсия
- Яңгул авылында үрелгән әйберләр цехына күзәтү экскурсиясе
- Нөнәгәр авылында Кәшифә Тумашева исемендәге музейга экскурсия
- Шуда авылында Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге музейга экскурсия
Аннары кунакларны катамаранда күл буенча йөзү белән төшке аш көтә иде.
Районыбызга килүегез өчен рәхмәт белдерәбез, бездә үткәрелгән вакыт якты һәм җылы тәэсирләр калдырыр дип өметләнәбез! Сезне кабат үзебездә көтеп калабыз!