Рамазан Фәрзиев. «Дустым - җир кешесе» Татарстан яшьләре №24, 18.06.2020 ел.
Язма «Дустым - җир кешесе» дип атала. Биредә озак еллар «Тукай» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән хөрмәткә лаек, абруйлы шәхес Нурулла Сәгъдиевнең 65 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан, Рамазан ага Фәрзиевнең истәлекләре күрсәтелә. «КрАз» шоферыннан җитәкче дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән Нурулла абыйның хезмәтен, аның тырышлыгын белмәгән кеше юк, әлбәттә. Тукай колхозы тирә-юньдә алдынгы булып барды. Бүгенге көндә ул шул югарылыгыннан төшми, үз абруен саклап килә. Бу күрсәткеч, әлбәттә, Нурулла Сәгъдиевнең зур хезмәтенең нәтиҗәсе. Аның тырышлыгын Республика күләмендә дә күрәләр. 1995 елда «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелә. Ике тапкыр ТР президентының мактаулы хатлары белән бүләкләнә.