Бер көндә ике юбилей

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 24 июнендә Балтачта яшәүче сугыш ветераны Гыйлван Гыйлмуллин, Кенәбаш авылыннан тыл ветераны Рәбига Фәйзрахманова 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.

Ветераннарны юбилейлары белән Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, Хәрби комиссариат вәкиле Рафаэль Шакиров, соңгы эш урыныннан «Ушма» ҖЧҖ җитәкчесе Сәлимҗан Хәбибрахманов, «Игенче» АХҖК бригадиры Илдар Сәмигуллин, шулай ук Балтач шәһәр җирлеге, Карадуган авыл җирлеге җитәкчеләре һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре котлады.

Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатлары, Балтач муниципаль районы башлыгы, авыл җирлекләре һәм оешмалары исеменнән Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International