28 нче июнь көнне Нөнәгәр авылы зиратында өмә булып узды. Авыл халкы зират территориясендә үскән кыргый үләннәрне, борщевикны чапты, зират территориясен чүптән арындырды.
Быел үзара салым акчасына зират коймасын яңарту эшләре дәвам ителә башлады.
Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Казан шәһәрендә яшәүчеләр, җәмәгать оешмалары һәм шәһәр предприятиеләре коллективлары хуплады.
Казан шәһәренә югарыда аталган исемне бирү өчен , Казан мэриясе сайтына https://za.kzn.ru/ сылтамасы буенча узып тавыш бирергә була. Бу якташларыбызның хезмәт батырлыгына хөрмәт билгесе булачак.
Бүген, 28 июнь көнне Балтач районында кыр эшләренең алдынгыларын, абсолют батырын котладылар һәм сабан бәйрәме мәйданчыгында ук бүләкләделәр.
28 июньдә Балтач районында Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында велоузыш булды.
Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты һәм тавыш бирү процедурасы этапларында санитар кагыйдәләрнең ничек үтәлүен тикшерде.
27-28 июньдә начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән 2012 елдан башлап Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Конкурс үткәрелә.
Тавыш бирү өчен участоклар 25 июньнән 1 июльгә кадәр көн саен 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.
Бүген, 26 июнь көнне Нормабаш авылында «Маһирауза» чишмәсен төзекләндергәннән соң тантаналы төстә ачтылар.
Балтырганга каршы көрәшнең төп ысулларының берсе - механик: аны болытлы вакытта казып алу, чаптыру. Әмма моны аның үсешенең иртә стадиясендә, орлык таралуга юл куймас өчен, чәчәк атканчы эшләү мөһим. Шул ук вакытта саклык чараларын онытырга ярамый - су үткәрми торган саклану киемнәре, күзлек, перчаткалар һ.б. Төрле-төрле агротехник алымнарны: утау, сөрү, тырмалау, тәлинкәле тырма белән эшкәртү, сөрү (тирән һәм каплап салу ысуллары белән дә ярый), шулай ук Россия территориясендә куллануга рөхсәт ителгән препаратлар реестрына кертелгән гербицидларның төрле төрләрен («Раундап», «Торнадо» һ.б.) куллану мөмкин. Шуны да исегезгә төшерәбез, торак пунктларда химик препаратлар кулланганда куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.