Бүген, 26 июнь көнне Нормабаш авылында «Маһирауза» чишмәсен төзекләндергәннән соң тантаналы төстә ачтылар. Авыл халкының куанычын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, урынбасары Илһам Гайнетдинов та килгән иде.
Әнисе истәлегенә башкарган игелекле гамәле өчен Фоат Борһановка һәркем рәхмәт белдерде.
