Татарстан Республикасы башкаласы - Казан шәһәре «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем алуга дәгъва итә. Ул Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләргә биреләчәк.
Сугыш елларында безнең башкала илнең сәнәгать, фәнни, медицина үзәге булды. Биредә 600 дән артык төр корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерелгән. Һәр алтынчы хәрби самолет Казан шәһәрендә чыгарылган. Безнең галимнәр тарафыннан бик күп фәнни ачышлар ясалды.
Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Казан шәһәрендә яшәүчеләр, җәмәгать оешмалары һәм шәһәр предприятиеләре коллективлары хуплады.
Казан шәһәренә югарыда аталган исемне бирү өчен , Казан мэриясе сайтына https://za.kzn.ru/ сылтамасы буенча узып тавыш бирергә була. Бу якташларыбызның хезмәт батырлыгына хөрмәт билгесе булачак.
Әлеге инициативаны хуплауны һәм тавыш бирүне сорыйбыз.