Балтач районы башлыгы РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты

2020 елның 28 июне, якшәмбе

Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты һәм тавыш бирү процедурасы этапларында санитар кагыйдәләрнең ничек үтәлүен тикшерде.

Рамил Нотфуллин сайлау участогының барлык хезмәткәрләре дә шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителүенә үзе инанды. Һәр тавыш бирүченең кергәндә температурасын үлчиләр, битлек һәм перчаткалар бирәләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International